ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2014 ел
сишәмбе

Бүген ТР Балтач муниципаль районына матбугат сәфәре оештырылды. Анда журналистларга Татарстанда торак пунктларның урам-юл челтәрен тиешле тәртипкә китерү, авылларны каты өслекле юллар белән тоташтыру буенча республика программаларын тормышка ашыру турында сөйләделәр.

Бүген, Татарстан башкаласында Казан - Яшел Үзән - Зөя тимер юлын сафка бастыру көненә 120 ел тулу уңаеннан, тантаналы чаралар булды.
Пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен “Төньяк” автовокзалы автобуслар хәрәкәте расписаниесен үзгәртте. Соль-Илецк, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә яңа маршрутлар барлыкка килде.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 53 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 80 очрагы, 101 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 878 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 19 халыкара рейслар. 2890 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2774 кеше килгән.

 Тбилисида Routes Silk Road 2014 авиация форумы эшен төгәлләде. БДБ, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, Якын Көнчыгыш һәм Азия илләренең 350 артык авиатармак вәкилләре авиациядә хезмәт күрсәтүне үстерү һәм яңа юнәлешләр оештыру мәсьәләсе хакында фикер алыштылар. 


14
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен 16 июльдән Казан белән Свияжскины Столбище поселыгы белән бәйләүче шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрә.

Урап үтү өчен Казан – Шәмәрдән һәм Иске Шигали-Питрәч – Ленино-Кокушкино автомобиль юллары тәкъдим ителә.

14-18 июльдә Казанда Заветная урамындагы 22 нче йорт янында автомобиль транспорты хәрәкәте өчен юл ябыла. Әлеге участокта кабель канализациясен салу буенча эшләр алып барылачак.

Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 285 автобус чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International