ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2014 ел
җомга
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
8-9 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә 103 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 140 очрагы, 109 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1979 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
“Пресса для Вас” киосклар челтәре транспорт карталары сата башлады. Киосклар җәмәгать транспорты тукталышларында урнашкан. Халыкка 100, 200 һәм 300 сумлык карталар тәкъдим ителә.
22 июльдән 6373 нче Казан-Буа, 6003 нче Казан-Свияжск һәм 6356 нчы Свияжск-Казан шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрә.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 24 чартер, 26 халыкара рейслар. 3654 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3029 кеше килгән. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 62 рейс башкарган.
“Татнефть” ААҖ нефть-химия комплексы составына кергән “Түбән Кама шин” заводы җитештергән КАМА EURO-236 шиннары LADA Largus автомобилен комплектлау өчен сайланган.   

9
июль, 2014 ел
чәршәмбе

77,47 метр озынлыктагы 8 метр киңлектәге күпер 3 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән 4 категорияле автомобиль юлына туры килә.

Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 24 халыкара рейслар. 3578 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3429 кеше килгән.

8
июль, 2014 ел
сишәмбе
Үткән тәүлектәТатарстан Республикасы территориясендә 46 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 64 очрагы, 84 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 848 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 315 автобус чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International