«Казан» халыкара аэропорты Routes Silk Road 2014 катнашты

2014 елның 15 июле, сишәмбе
Тбилисида Routes Silk Road 2014 авиация форумы эшен төгәлләде. БДБ, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, Якын Көнчыгыш һәм Азия илләренең 350 артык авиатармак вәкилләре авиациядә хезмәт күрсәтүне үстерү һәм яңа юнәлешләр оештыру мәсьәләсе хакында фикер алыштылар. Әлеге форум беренче тапкыр уздырыла.  
«Казан» халыкара аэропорты делегациясе Routes Silk Road Strategy Summit дип аталган стратегик саммит эшендә катнашты һәм күп кенә халыкара авиакомпанияләрнең (China Southern Airlines, Air China, Nordwind Airlines, Wizz Air, Saransk Air, Etihad Airways, AirAsia X, easyJet,  һәм шулай ук Мюнхен аэропорты (Munich Airport)) вәкилләре белән очрашты.
Форумда катнашучылар 2014 елда Skytrax версиясе буенча БДБ һәм Россиянең иң яхшы төбәк аэропорты дип танылган «Казан» халыкара аэропорты мөмкинчелекләренә югары бәя бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International