Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
     ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 20 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 32 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 285 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 51 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 20 халыкара рейслар. 3491 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3082 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 34 рейс башкарган.
      14 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +23 +28 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International