14 июльдән алып 14 сентябрьгә кадәр, ремонт эшләре башкару сәбәпле, Иске Шигали–Питрәч автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Урап үтү өчен Казан – Шәмәрдән һәм Иске Шигали-Питрәч – Ленино-Кокушкино автомобиль юллары тәкъдим ителә. Барлык кирәкле юл тамгалары урнаштырылган урап үтү юлының схемасы Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.