Республикада торак пунктларның урам-юл челтәрен тиешле тәртипкә китерү буенча эшләр дәвам итә

2014 елның 15 июле, сишәмбе
      Бүген ТР Балтач муниципаль районына матбугат сәфәре оештырылды. Анда журналистларга Татарстанда торак пунктларның урам-юл челтәрен тиешле тәртипкә китерү, авылларны каты өслекле юллар белән тоташтыру буенча республика программаларын тормышка ашыру турында сөйләделәр.
      Әлеге программа кысаларында быел мартта ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмә чыгарды, аның нигезендә 425 урамны ремонтлау өчен 1 млрд. сум бүлеп бирелгән.
      Авылларда юллар вак таш-ком катнашмасыннан ясала, ул ике өстенлеккә ия. Беренчедән, бу катнашманың бәясе асфальт бәясеннән ике тапкырга очсызрак. Икенчедән, мондый юлда интенсивлык артса, аңа минималь чыгымнар белән асфальт җәеп булачак.
      Балтач районында программага 5 урам кертелгән, ремонтка якынча 20 млн. сум бүлеп бирелгән. Балтачта программа буенча өч объектта ремонт ясалган инде – Тынычлык урамы (830 м), Ф.Кәрим урамы (850 м) һәм Р.Фазлыев урамы (750 м).
      Зур Лыза авылында Голубев урамы тиешле тәртипкә китерелгән, аның озынлыгы – 1,5 км, Кече Лыза авылында - 800 м озынлыктагы Совет урамы. Монда төзелеш-монтаж эшләре бара, 54% башкарылган инде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International