ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
5-7 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 111 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 124 очрагы, 153 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1316 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

6
декабрь, 2014 ел
шимбә
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 241 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 4 тапкыр тизлек режимын бозганнар. Маршруттан тайпылуның 53 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 118 очрагы теркәлгән.

5
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 елга Горький тимер юлының Казан төбәгендә 75 км озынлыктагы юлда капиталь ремонт башкару планлаштырылган иде. Җәйге юл эшләре кысаларында 80 км тимер юл ремонтланды, план 5 км арттырып үтәлде.
Татарстан Республикасы территориясендә 24 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 36 очрагы, 23 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 427 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
2014 елның 6-7 декабрендә Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгенә караган Бөгелмә станциясендә “РТЮ” ААҖнең уникаль күчмә күргәзмә-лекция комплексы эшләячәк.
Куйбышев магистралендә агымдагы елның ноябрендә 6,3 миллион тонна йөк ташылган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда күрсәткечләр 0,4% арткан. 2014 елның 11 аенда 66,3 млн. тонна йөк ташылган, бу 2013 елның шул ук чорына караганда 1,3% күбрәк.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 236 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар тизлек режимын бозмаган. Маршруттан тайпылуның 36 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 113 очрагы теркәлгән.

4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 234 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 6 тапкыр тизлек режимын бозган. Шулай ук маршруттан тайпылуның 76 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 125 очрагы теркәлгән.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә 19 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 41 очрагы, 24 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 427 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
25-28 ноябрьдә Шанхайда (Кытай) төзелеш индустриясенә багышланган Bauma China 2014 7 нче халыкара күргәзмәсе булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International