Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 5 декабре, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 236 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар тизлек режимын бозмаган. Маршруттан тайпылуның 36 очрагы һәм контроль ноктага соңга калуның 113 очрагы теркәлгән.
 
Республика юлларында 481 берәмлек юл техникасы эшләгән. 
 
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 10 халыкара рейслар. 1893 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1618 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 50 рейс башкарган, шул исәптә 6-сы тоткарлану белән.  
 
5 нче декабрьдә республикада болытлы һава көтелә, кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан. Температура көндез -4 -9 гр., кичкә -9 -14 гр. төшәчәк. Юлларда бозлавык.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International