ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре Шанхайда төзелеш индустриясе буенча Bauma China 2014 халыкара күргәзмәсендә катнаштылар

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
25-28 ноябрьдә Шанхайда (Кытай) төзелеш индустриясенә багышланган Bauma China 2014 7 нче халыкара күргәзмәсе булып узды.
40 илдән 2000 артык фирма үз продукцияләре белән таныштырды. Монда җиһазлар, материаллар, шулай ук төзелеш һәм юл техникасы тәкъдим ителде. Чараны оештыручылар мәгълүматлары буенча, күргәзмәдә 165 илдән 180 000 артык кеше катнашкан. Катнашучылар саны буенча унлыкка, Кытайдан кала, Россия, Корея, Индия, Япония, Малайзия, Бразилия, Индонезия һәм Австралия кергән. Bauma China – һәр өч ел саен Мюнхенда (Германия) уздырыла торган Bauma эре төзелеш күргәзмәсенең Азиядәге аналогы.
Халыкара төзелеш форумы эшендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре - министр урынбасары Артем Чукин һәм министр ярдәмчесе Сергей Прохоров катнаштылар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International