ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2026 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов «PRO//Хәрәкәт.Урта Идел – Каспий диңгезе-Фарсы култыгы» форумында катнашты. Чара Ульяновск шәһәрендәге «Идел-Спорт-Арена» спорт сараенда узды.

Бу көннәрдә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Минскида эш сәфәрендә. Ул «Белавтодор холдингының идарәче компаниясе» ААҖ оештырган юл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләүче югары уку йортлары студентлары арасында V Халыкара студентлар олимпиадасын ачу тантанасында катнашты.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 2026 елда Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар башкару планлаштырыла.


21
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл төзүчеләр Әлмәт – Мөслим автомобиль юлын ремонтлыйлар. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 2,9 км тәшкил итә.


20
май, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Урал тау сәнәгате холдингы генераль директоры Сергей Мазуркевич белән очрашты.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Татарстанның беренче хатын-кыз бораулаучыларына багышланган тематик бизәлешле самолетны файдалануга тапшырды.


19
май, 2026 ел
сишәмбе

Бүгенге көнгә төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында 258 мең кв. м мәйданда чокырлар ремонтланган. Шуның 3 600 кв. м артык мәйданы салкын асфальт - бетон, 183 мең кв. м тирәсе кайнар асфальт – бетон, 7 мең кв. м артык мәйдан коелган асфальт – бетон катнашмасы, 52 мең кв. м артыгы карталар һәм 12 мең кв. метрдан артыгы агым – инъекция ысулы белән ремонтланган. 


18
май, 2026 ел
дүшәмбе

12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында Максимов урамында (Челюскин урамыннан Ленинград урамына кадәр) 0,4 км озынлыкта һәм 2 полоса киңлектә ремонт үткәрелә.


15
май, 2026 ел
җомга

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» кысаларында узган «Тышкы сәүдә үсешендә халыкара маршрутларның роле» сессиясендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International