ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 16 халыкара рейслар. 2193 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2372 кеше килгән.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
4 майда сәгать 8.00 Пассажирлар-Казан станциясенә “Җиңү поезды” киләчәк. Матур традициягә тугрылыклы калып, Горький тимер юлында Җиңү бәйрәме уңаеннан һәр ел ретро-состав - Җиңү поезды формалаштырыла.
Бөреле станциясендә ремонт эшләре башкару сәбәпле 5 майда дүрт шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.
Агымдагы елның язгы чорында автомобиль юлларының аварияле участокларында 320 мең кв.м мәйданда чокырларны ямау планлаштырыла.
Казанның “Көньяк” автовокзалы бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәренә эчке һәм төбәкара линияләрдә популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештырды.
“Федераль пасссажир компаниясе” АҖ Мәскәү-Казан юнәлешендә 24/23 нче номерлы яңа ике катлы поезд җибәрә.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 289 автобус чыккан.

28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм алдыннан Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәтне саклау буенча белгечләре “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2015” дигән VII республика бәйгесендә катнаштылар.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 25 чартер, 14 халыкара рейслар. 2638 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2202 кеше килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International