“Көньяк” автовокзалы штат режимында эшли башлады

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Казанның “Көньяк” автовокзалы бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәренә эчке һәм төбәкара линияләрдә популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештырды. Өстәмә рейслар Тольятти, Уфа, Димитровград, Оренбург, Салават, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Нурлат, Чирмешән, Болгар, Яңа Чишмә, Зөя, Базарлы Матак, Болгар һәм башка юнәлешләрдә ачылды.

Өстәмә рейслар турында мәгълүматны автовокзалның белешмәләр хезмәте телефоны (843) 237-33-23 аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International