4 майда Пассажирлар-Казан станциясенә “Җиңү поезды” киләчәк

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
4 майда сәгать 8.00 Пассажирлар-Казан станциясенә “Җиңү поезды” киләчәк.
 
Матур традициягә тугрылыклы калып, Горький тимер юлында Җиңү бәйрәме уңаеннан һәр ел ретро-состав - Җиңү поезды формалаштырыла. Бәйрәм поезды маршрутында тимерьюлчы-ветераннар, Түбән Новгород артистлары һәм Горький тимер юлы хезмәткәрләре хәрәкәт итә. Станцияләрдә бәйрәм митинглары уздырылачак, анда өч буын вәкилләре катнашачак, шул исәптә Бөек Ватан сугышы ветераннары да.
 
Аның составында хәрби техника куелган платформаны, тимерюлчыларның сугыш елларындагы батырлыгы хакында сөйләүче экспозицияләр тупланган вагон-музейны күрергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International