Агымдагы елның язгы чорында автомобиль юлларының аварияле участокларында 320 мең кв.м мәйданда чокырларны ямау планлаштырыла.
Массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары беренче чиратта “Заманча техника кулланып чокырларны ямау” темасына күчмә семинарда булдылар һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ автопаркы тәкъдим ителгән күргәзмәне карадылар.
Аннан соң журналистлар Саескан Тавына Кама елгасы аша үтүче күпердә чокырларны ямау урынына килделәр. Семинарда катнашучыларга автомобиль юллары катламын түшәү технологиясен күрсәттеләр.
Соңрак журналистлар «Алексеевскдорстрой» ААҖ асфальт-бетон заводында да булдылар. Үткән ел монда полимер-битумлы үзле өстәлмәләр җитештерү буенча җайланма җибәрелде.
Агымдагы елның язгы чорында автомобиль юлларының аварияле участокларында 320 мең кв.м мәйданда чокырларны ямау планлаштырыла. Федераль әһәмияттәге юлларда 19 мең кв.м мәйданда, төбәк әһәмиятендәге 114 мең кв.м автомобиль юлларында чокырлар ямалган. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының 19 районында чокырларны ямау буенча эшләр алып барыла.