“Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2015” дигән VII республика бәйгесенең иң яхшы унлыгына "Казметрострой" җәмгыятенең бүлек башлыгы Людмила Шаһвәлиева керде, аңа өченче урын бирелде һәм диплом, кыйммәтле бүләк тапшырылды. Бәйгене уздыруда актив катнашканы өчен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Светлана Черкасова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.