Идел елгасы буенча пассажирлар ташуда “Татфлот” компаниясе хезмәт күрсәтә.

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Идел елгасы буенча пассажирлар ташуда “Татфлот” компаниясе хезмәт күрсәтә.

Казан елга портыннан беренче рейслар “Печище” (көн саен 4 рейс), “Садовая” (эш көннәрендә көнгә 2 рейс, ялларда көнгә 4 рейс) һәм “Ташевка” (көн саен 2 рейс) юнәлешендә киттеләр.

Шулай ук, 1 майдан көн саен Зөягә рейслар оештырыла. 26 майдан Болгар һәм Тәтешкә югары тизлектәге линияләр ачу планлаштырыла.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 3-12 майда барлык машрутлар буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларны озата баручыларга бушлай йөрү мөмкинлеге биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International