ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында квалификация имтиханы оештырылды, анда 5 дәүләт гражданлык хезмәткәренең белеменә, осталыгына һәм һөнәри дәрәҗәсенә бәя бирелде.
25 майга мәгълүматлар буенча 6800 кв.м мәйданда чокырлар ямалган, бу планлаштырганның 80% тәшкил итә. Мөслим авылын урап узу юлында һәм “Актаныш-Мөслим” автомобиль юлында 13 юл билгесе куелган. 35 автопавильон, 360 метр барьер киртәләр һәм 13 күпер буялган.
Татарстанда чокырларны ямау буенча эшләр башланганнан бирле 29 068,4 тонна асфальт-бетон кулланып 238 799,6 кв.м төбәк әһәмиятендәге юл төзекләндерелгән.
Казан аэропортыннан 48 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 12 халыкара рейслар. 2271 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2068 кеше килгән.

22
май, 2015 ел
җомга
Казанда 7-17 июньдә Горький урамындагы юлның машиналар йөри торган өлеше (Жуковский урамыннан алып Горький урамының 3 нче номерлы йорты янына кадәр) автотранспорт хәрәкәте өчен ябылачак.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 306 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 69 очрагы теркәлгән.

21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда чокырларны ямау буенча эшләр башланганнан бирле 27 090,1 тонна асфальт-бетон кулланып 222 175,9 кв.м юл төзекләндерелгән.
Казанда 22 нче майның 22.00 сәгатьтеннән алып 25 нче майның 6.00 сәгатенә кадәр Каштан урамындагы юл Солидарность урамы белән кисешкән урында автотранспорт хәрәкәте өчен ябылачак.
Казанда 23 нче майдан алып 7 нче июньгә кадәр Жуковский урамындагы юлның машиналар йөри торган өлеше (Зур Кызыл урамыннан Горький урамына кадәрге участокта) автотранспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 33 очрагы, 116 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 441 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International