Татарстанда үткән тәүлектә төбәк әһәмиятендәге 3887 кв.м юл төзекләндерелгән

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

20 майда Республикада 501,6 тонна асфальт-бетон кулланып 3887,6 кв.м. төбәк әһәмиятендәге юл төзекләндерелгән. Шул исәптә чокырларны ямау түбәндәге районнарда башкарылган: Әгерҗе (245 кв.м), Аксубай (229,1 кв.м), Апас (128 кв.м), Бөгелмә (150 кв.м), Буа (183 кв.м), Югары Ослан (128,2 кв.м), Биектау (258,5 кв.м), Чүпрәле (323 кв.м), Алабуга (200 кв.м), Зәй (110 кв.м), Кама Тамагы (256,4 кв.м), Кайбыч (128 кв.м), Лаеш (598,3 кв.м), Нурлат (133,3 кв.м), Тәтеш (213,6 кв.м) һәм Чирмешән (256 кв.м).

Татарстанда чокырларны ямау буенча эшләр башланганнан бирле 27 090,1 тонна асфальт-бетон кулланып 222 175,9 кв.м юл төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International