Республикада төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында чокырларны ямау дәвам итә. Үткән тәүлектә 999,7 тонна асфальт-бетон кулланып 12305,8 кв.м. төбәк әһәмиятендәге юл төзекләндерелгән. Чокырларны ямау буенча лидерлар арасында түбәндәге районнар: Әтнә (4070 кв.м), Кама Тамагы (1504,27 кв.м), Лениногорск (800 кв.м), Теләче (522 кв.м), Чирмешән (513 кв.м), Лаеш (478,6 кв.м), Буа (439 кв.м), Тәтеш (384,62 кв.м), Нурлат (342,2 кв.м) һәм Азнакай (294,9 кв.м).
Татарстанда чокырларны ямау буенча эшләр башланганнан бирле 29 068,4 тонна асфальт-бетон кулланып 238 799,6 кв.м төбәк әһәмиятендәге юл төзекләндерелгән.