Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 22 мае, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 306 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 69 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 51,89 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 54,26 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 19 халыкара рейслар. 2538 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2474 кеше килгән.

22 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура +20 - +25 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International