Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районында төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тоту буенча эшләр дәвам итә. 25 майга мәгълүматлар буенча 6800 кв.м мәйданда чокырлар ямалган, бу планлаштырганның 80% тәшкил итә. “Мөслим – Саклау-Баш – Юлтимер” автомобиль юлының кырыйлары ремонтланган һәм вак таш белән ныгытылган.
Шулай ук Мөслим авылын урап узу юлында һәм “Актаныш-Мөслим” автомобиль юлында 13 юл билгесе куелган. 35 автопавильон, 360 метр барьер киртәләр һәм 13 күпер буялган.