ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 27 чартер, 23 халыкара рейслар. 3214 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3767 кеше килгән.

22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 1 октябреннән Татарстанның “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе федераль субсидиягә ия булган төбәк авиаташулар программасында катнашу кысаларында Казан-Волгоград маршруты буенча рейслар башкарачак.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 284 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.
Ижевск - Балезино участогында пассажирлар агымы кимү сәбәпле 25 октябрьдән 6454/6453 нче номерлы Ижевск – Балезино (07:25 китә – 11:45 килә) һәм 6455/6456 нчы номерлы Балезино – Ижевск (15:13 китә – 19:11 килә) поездлары 1 вагон белән хәрәкәт итәчәкләр.

21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

23 һәм 24 сентябрьдә билетлар Тольятти, Уфа, Димитровград, Күмертау, Салават, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Чирмешән, Болгар, Яңа Чишмә, Зөя, Базарлы Матак, һ.б. кадәр сатылачак.

ТР Аксубай муниципаль районында 2015 елга Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында “Чистай-Аксубай-Нурлат-Культура” автомобиль юлын төзекләндерү эшләре төгәлләнде.
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе Ижевск - Балезино участогында пассажирлар агымы кимү сәбәпле 25 октябрьдән кайбер шәһәр яны поездларының составы 1 вагоннан торачагын хәбәр итә.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 23 халыкара рейслар. 2983 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3074 кеше килгән.

19
сентябрь, 2015 ел
шимбә
2015 елның 22 сентябрендә 10.00 сәгатьтән “Уңышлы сишәмбе” акциясе кысаларында “ФПК” АҖнең Горький филиалы формированиесенә кергән ерак араларга йөрүче поездларның купе вагоннарына билетларны арзанрак бәягә алырга мөмкин.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 288 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 18 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International