ТР Аксубай муниципаль районында 2015 елга Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында “Чистай-Аксубай-Нурлат-Культура” автомобиль юлын төзекләндерү эшләре төгәлләнде.
2,56 км озынлыктагы юлга вак таш-ком катнашмасы түшәлде. Ул өч торак пунктны – Культура, Третий Интернационал һәм Октябрь төбәк әһәмиятендәге юл белән тоташтыра.
Төзекләндерү эшләре вакытында 2 суүткәргеч торба сузылган һәм 17 юл билгесе куелган.
Эшләрнең проектчысы – «Спецдорпроект» ҖЧҖ, генераль подрядчысы – “Татавтодор” ААҖ.