23 һәм 24 сентябрьдә “Көньяк” автовокзалы популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештыра

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
“Көньяк” автовокзалы Корбан бәйрәме кысаларында популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештыра.

23 һәм 24 сентябрьдә билетлар Тольятти, Уфа, Димитровград, Күмертау, Салават, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Чирмешән, Болгар, Яңа Чишмә, Зөя, Базарлы Матак, һ.б. кадәр сатылачак.

Өстәмә рейслар турында мәгълүматны “Көньяк” автовокзалының белешмәләр хезмәте телефоны (843) 2-373-323 аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International