Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 288 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 42 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,03 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,30 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 23 халыкара рейслар. 2983 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3074 кеше килгән.

28 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, тотрыксыз салмак җил. Температура көндез: +18 - +23 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International