Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 19 сентябре, шимбә
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 288 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 18 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 20 халыкара рейслар. 4099 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4006 кеше килгән.

19 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +20 - +25 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International