2015 елның 22 сентябрендә 10.00 сәгатьтән “Уңышлы сишәмбе” акциясе кысаларында “ФПК” АҖнең Горький филиалы формированиесенә кергән ерак араларга йөрүче поездларның купе вагоннарына билетларны арзанрак бәягә алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, “Федераль пассажир компаниясе” АҖ “Уңышлы сишәмбе” яңа махсус тәкъдимен агымдагы елның 21 июленнән ачып җибәрде. Һәр “уңышлы сишәмбе” көнендә акциядә катнашучы поездларга билетлар акция көненә кермәгән гади поездларга караганда уртача алганда 3 тапкырга күбрәк сатыла. Акция “Динамическое ценообразование” программасына кергән аерым поездлар һәм маршрутлар өчен гамәлдә.