Арча районында Иске Муй авылына яңа юл төзелде

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

"2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Иске Муй торак пунктына автомобиль юлы төзелде. 970 м озынлыктагы юл авылны төбәк әһәмиятендәге Арча-Сиза автомобиль юлы белән тоташтыра. Авыл халкы теләге буенча яңа юл башлангыч мәктәпкә кадәр салынды. Иске Муй авылында хәзерге вакытта 140 кеше яши.


Автомобиль юлы V техник категория нормативы буенча 4,5 м киңлектә проектланды. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен 63 юл билгесе, 77 сигнал баганалары һәм 5 суүткәргеч торбалар куелды.


Эшләрнең генподрядчысы - “Татавтодор” ААҖ, проект төзүчесе - “Институт АгроТрансПроект” ҖЧҖ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International