Волгоград Казан өчен ачык

2015 елның 6 октябре, сишәмбе
1 нче октябрьдә ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча беренче рейс башкарды. Казан-Волгоград һәм Волгоград-Казан рейслары һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 25 октябрьгә кадәр, “кышкы расписание”гә күчкәнче, башкарылачак.

Очу вакыты 1 сәг. 30 минут тәшкил итә. 2015 елның 15 нче октябренә кадәр бер якка билетларны ташламалы бәяләр буенча 1600 сумга алырга була.

Расписание һәм бәяләр турында тулырак мәгълүмат авиакомпания кассаларында түбәндәге телефон номерларына шалтыратып белергә мөмкин: Казан халыкара аэропорты, 1А Терминалы (843) 260-15-09, Бөгелмә аэропорты (85594) 6-35-80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International