Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 48 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,96 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,44 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 24 халыкара рейслар. 2827 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3068 кеше килгән.
5 нче октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез, көньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура көндез: +11 - +16 гр.