2-4 октябрьдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 115 очрагы ачыкланган

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

2-4 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 70 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 115 очрагы, 104 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 973 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


Октябрьнең 4 көне эчендә республикада 67 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 15 кеше һәлак булган һәм 80 кеше төрле тән җәрәхәте алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International