Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Питрәч муниципаль районы хакимиятендә 2025-2030 елларда Татарстан Республикасының Казан зонасында транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе үткәрде. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнары башкарма комитетлары башлыклары һәм җитәкчеләре, юл, транспорт оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә 2025 елда һәм якындагы биш елга муниципалитетларда транспорт хезмәте күрсәтү һәм юллар белән тәэмин итү темасы буенча фикер алыштылар.
Транспорт тармагы өлкәсендә министр ассызыклаганча, 2030 елга шәһәрләрдә һәм агломерацияләрдә җәмәгать транспортының хәрәкәтчән составының 85% норматив хәлгә китерү бурычы бар. Моннан тыш, цифрлы платформа булдыру буенча бурыч бар. Киләчәктә цифрлы платформа ярдәмендә Татарстан Республикасында булган барлык трафикларны, җәмәгать транспорты маршрутларын, дәүләтара, төбәкара, муниципальара пассажирлар йөртүне, мәктәп, шәһәр яны һәм вахта автобусларын күзәтеп булачак.
Катнашучылар шулай ук юл-урам челтәрен ремонтлау һәм карап тоту, торак пунктларны әйләнеп чыгу, вак таш салу, муниципаль юлларны рәтләү һ.б. мәсьәләләрне карадылар. Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда капитал күп таләп итүче объектлар төзелеше нәтиҗәсендә зыян күргән төбәк юлларын торгызу буенча эш дәвам итәчәк.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, ремонтны планлаштырганда, иң кирәкле магистральләргә игътибарны юнәлтеп, гражданнар мөрәҗәгатьләрен исәпкә алырга кирәк. Моннан тыш, министр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 2030 елга төбәк юлларының 60% норматив күрсәткечләргә җавап бирергә тиешлеген әйтте.
Уздырылган киңәшмәләрнең нәтиҗәләре турында министр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы Ассоциациясе Президиумында хәбәр итәчәк.