Татарстанда быел илкүләм проект кысаларында 18 светофор объектын модернизациялиләр

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 122 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 97 млн сумы РФ бюджетыннан. Акчалар Казан һәм Чаллы шәһәрләренә юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы (АСУДД) өчен җиһазлар китерүгә һәм монтажлауга юнәлдереләчәк.

Казанда 13 объект модернизацияләнә, алар арасында: Декабристлар урамы - Горсовет урамы, Декабристлар урамы - Лушников урамы, Декабристлар урамы - Тверь урамы, Чуйков урамы - Дуслык утравы (җәяүлеләр), Чуйков урамы - Лаврентьев урамы һәм башкалар.

Чаллы шәһәрендә – 6 объект: Чулман - Ост Маннанов ур., Чулман - Королев ур., Чулман - Халыклар дуслыгы ур., Чулман - ост «40 Комплекс», Чулман - Р. Беляев ур., Чулман - Автозавод пр.

Татарстан Республикасында интеллектуаль транспорт системасын гамәлгә кертү буенча эш 2020 елдан алып барыла. Соңгы 4 елда 15 метеостанция, 15 таблоүзгәрешле мәгълүмат җиһазландырылган, адаптив идарә итү өчен 99 светофор модернизацияләнгән.

Исегезгә төшерәбез, узган ел шундый 19 объект урнаштырылган иде. Шуларның 13 - Казан агломерациясендә, 6 - Чаллы агломерациясендә. Шуарның икесендә Казанда видеокүзәтү һәм юл һәлакәтләрен ачыклау подсистемасы бар.

Моннан тыш, төбәктә транспорт системасы белән бердәм идарә итү платформасы кертелде. Юлларда транспорт агымын мониторинглауның 500 детекторы монтажланган, хокук бозуларны фотовидеофиксацияләүнең 88 комплексы урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International