Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе июньдә яңа маршрутлар ача

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

 

          ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе 4 нче июньнән Казан-Геленджик-Казан һәм Казан-Минеральные Воды-Казан юнәлешләрендә турыдан-туры очышлар ясый башлаячак. Рейслар һәр шимбәне көннең икенче яртысында башкарылачак, билетлар сатыла башлады.

          Казаннан Геленджикка билет бәясе 6590 сумнан башлана, очу вакыты 2 сәгать 30 минут тәшкил итә.

          Минеральные Воды шәһәренә очу вакыты 2 сәгать дәвам итәчәк, билет бәясе 6090 сумнан башлана.

          Тулырак мәгълүматны +7 843 2601509 телефонына шалтыратып яисә авиакомпаниянең http://uvtaero.ru/ сайтында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International