“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстанда газ-мотор ягулыгына күчү хакында брифинг узды

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

 

          Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгына күчү хакында брифинг узды.

          Брифинг эшендә катнашкан ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов билгеләп үткәнчә, ТР Хөкүмәте тарафыннан “2013-2023 елларда Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү” дәүләт программасы кабул ителгән. Программа буенча 2023 елга республикада газ-мотор ягулыгы техникасы паркы 15 мең берәмлеккә җитәргә тиеш.

          2012 елдан федераль һәм республика бюджетларыннан дәүләт субсидияләве программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының автотранспорт предприятияләре тарафыннан газ-мотор ягулыгы белән эшли торган 262 автобус сатып алынган. Сүз уңаеннан, әлеге автобусларның 130ы 2013 елда Казанда үткәрелгән Җәйге Универсиадада хезмәт күрсәткән.

          2014 елда РФ Хөкүмәтенең “Газ-матор ягулыгында эшли торган автобуслар һәм торак-коммуналь хуҗалык техникасы сатып алуга субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында”гы карары нигезендә Татарстанга федераль бюджеттан 764,3 млн сум субсидия каралган булган. Нәтиҗәдә, бу акчага республика предприятиеләре газ-мотор ягулында эшли торган җәмгысе 325 транспорт чарасы, аерым алганда, 277 автобус һәм 48 берәмлек махсус техника сатып алган. Шул ук вакытта ТР казнасыннан финанслашу күләме 107,9 млн сум тәшкил иткән.

          2015 елда программа буенча Татарстан Республикасы предприятиеләре 129 автобус һәм 159 берәмлек махсус техника сатып алган. Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән субсидия 554,2 млн сум тәшкил иткән. Татарстан, үз чиратында, өстәмә 103,5 млн сум акча сарыф иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International