Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 53,69 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 55,99 метр (65,9 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 12 халыкара рейслар. 2263 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2457 кеше килгән.

 

27 нче апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +13 - +18 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International