28 нче апрельдә республика юлларында 22 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2016 елның 29 апреле, җомга

Республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 15 кеше кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 22 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 104 очрагы, 56 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 446 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Апрельның 28 көне эчендә республикада 297 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 17 кеше һәлак булган һәм 330 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International