“Оренбуржье” авиакомпаниясе 7 нче июньдә “Бегишево” халыкара аэропортыннан яңа Түбән Кама-Самара маршрутын ача. Рейслар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә L-410 очкычларында башкарылачак. Очкыч Самарадан 16.45 сәгатьтә, Түбән Камадан 17.25 сәгатьтә оча. Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
“Оренбуржье” авиакомпаниясе 2016 нчы елда “Бегишево” аэропорты өчен бишенче яңа ташучы булды. Исегезгә төшерәбез, элегрәк аэропорт җәдвәлендә “Комиавиатранс”, “Победа”, “Нордавиа” һәм “Руслайн” авиакомпанияләре барлыкка килде.