“Содружество” ААҖ 27 нче майда традицион Пассажирлар көне үткәрәчәк

2016 елның 24 мае, сишәмбе

 

          27 май көнне 11 дән 13 сәгатькә кадәр Казан-1 шәһәр яны вокзалы бинасында һәм Казан-2 тимер юл вокзалында Пассажирлар көне үткәрелә. Бу көнне теләге булган һәркем шәһәр яны поездларында ташулар темасына сорауларын бирә алачак һәм оператив рәвештә җаваплар алачак.

          Чараның максаты - пассажирларга транспорт хезмәтен күрсәтү сыйфатын күтәрү, тимер юл транспорты хезмәтләреннән файдаланучылар белән кире элемтә булдыру һәм пассажир комплексы эше турында бәяләмәләр алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International