Узган шимбәдә “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе кысаларында Урман массивларын чүптән чистарту көне узды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре акциядә актив катнаштылар. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, министрлык өчен “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУнең Столбище урманчылыгы урман фондында 2 гектар мәйдан территория бүлеп бирелгән иде. Безнең коллегалар Архиерейский урманындагы беркетелгән участокны коры-сары агачтан, чүп-чардан чистарттылар.