Кичә Түбән Камада Трамвайлар парады узды. Парадта дүрт яңа вагон презентацияләнде, аларны сатып алырга акчаны шәһәрнең 50 еллыгы уңаеннан бүләк сыйфатында республика җитәкчелеге бүлеп биргән. Шулай ук колоннада "Горэлектротранспорт"ның элегрәк сатып алынган дүрт вагоны узды.
Уңайлы, тизйөрешле һәм түбән идәнле трамвайлар бушлай Wi-Fi, ГЛОНАСС системасы, видеорегистратор, күзәтү камералары, һ. б. җиһазланган. Деподан “Красный Ключ”ка кадәр беренче вояжны вагоннар бәйрәмчә бизәлеш белән башкардылар, һәр вагон аерым бер темага багышланган иде. Шулай итеп, беренче вагонда Түбән Кама трамвай хәрәкәте ветераннары, алар белән бергә 1967 нче елда маршрутка чыккан беренче трамвай пассажирлары бардылар. Ул чагында алар дүртенче сыйныф укучылары булганнар, ә бүгенге көндә инде әти-әниләр, әби-бабайлар, ләкин шул ук сыйныф җитәкчесе Мария Михайловна Егорова белән.
Түбәндәге вагоннарның исемнәре үзләре өчен үзләре сөйлиләр: "Түбән Кама күп милләтле", "Музей", "Әдәбият", "Гаилә", "Экология-биология", "Яшьләр". Ә "Балалар" вагонында, шәһәр чарасын үткәрүдә булышкан, балалар уздылар. Алар өчен ахыргы тукталышта күңел ачу чарасы оештырылды һәм бүләкләр тапшырылды.