ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 46 очрагы теркәлгән.


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

ТР Профсоюзлары федерациясе тарафыннан оештырылган балалар рәсемнәре һәм плакатлары республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлы полигонында пассажирлар уңайлыгы өчен шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк.

Казанның Совет районында иудей зиратына автомобиль юлын төзү төгәлләнде. Яңа юлның озынлыгы 1,4 км тәшкил итә.

Казанда 18 нче июньнән алып 16 нчы июльгә кадәр Гагарин урамының ике өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябыла.

29 нчы сентябрьгә кадәр 6574 нче номерлы Красноуфимск-Дружинино шәһәр яны поезды, 30 нчы июньгә кадәр 6571 нче номерлы Дружинино-Красноуфимск шәһәр яны поезды билгеләнде.

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер һәм 15 халыкара рейслар. 2550 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2043 кеше килгән.


3
июнь, 2016 ел
җомга

Nord Wind авиакомпаниясе “Казан” аэропортыннан туристик очышлар географиясен киңәйтте һәм Джерба утравы юнәлешендә авиаташуларга кереште.

Казанда 8 нче июньнән 25 нче сентябрьгә кадәр Мехчылар урамының Зайцев урамындагы 17 нче номерлы йорт янындагы машиналар йөри торган өлеше тулысынча ябыла.

Казанда 6-13 июньдә Университет урамының 22 нче номерлы йорты янындагы транспорт йөри торган участогы өлешчә ябылачак. Шулай ук Кремль урамындагы 18 нче номерлы бина янында да хәрәкәт чикләнелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International