«Ямал» авиакомпаниясе яңа маршрут ачты: «Казан» халыкара аэропортыннан Ямал-Ненец автоном округы башкаласына - Салехард шәһәренә.
2023 елның 8 гыйнварында Казанга беренче рейста Салехардтан 86 пассажир килгән. Авиаэлемтә Россиянең Sukhoi Superjet 100 заманча лайнерларында башкарыла, ул 93 экономик класстагы хезмәт күрсәтү утыргычы сыйдырышлы. Очыш программасы җәйге чорга да планлаштырылган.
10 гыйнвардан Казан – Аэропорт – Казан шәһәр яны поездлары расписаниесе үзгәрә.
Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 230 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юллар 176 берәмлекне хезмәтләндерә.
2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Татарстан юлларына 11,2 млрд сум бүлеп биреләчәк. Шуларның 5,8 млрд сумын республика бюджетыннан төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын ремонтлауга һәм шәһәр агломерацияләренең транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерүгә юнәлтәчәкләр.
6379нчы номерлы Кизнер - Нократ Аланы поезды гамәлдәге расписание белән хәрәкәт итә. Поезд Ямное станциясендә 12.45 - 12.46 сәг., 942 чакрым тукталышында 12.49 - 12.50 сәг. була. Нократ Аланы станциясенә 12.55 сәг. килеп җитә.
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан 9 гыйнвардан түбәндәге шәһәрара поездлары билгеләнә:
Бүген Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында Сарман авылын әйләнеп узу юлында яңа автомобиль юлы хәрәкәте ачылды. Юл ачу тантанасында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм “Татнефтедор” ҖЧҖ директоры Рөстәм Гарифуллин катнаштылар.
Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 386 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 230 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.
Барлыгы 5 мең 500 т. ком-тоз катнашмасы; 84 т. тоз тотылган.
Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов “Теләкләр чыршысы” бөтенроссия акциясе кысаларында күп балалы Галәветдиновлар гаиләсеннән булган балаларның хыялларын тормышка ашырды. Өлкән 15 яшьлек кызлары Эльза йөгерү өчен спорт аяк киеме сораган булган. "Мин спорт белән бик мавыгам. 11 класстан соң Идел буе спорт һәм туризм университетына укырга керү теләгем бар. Фитнес-тренер булырга телим", - дип сөйләде Эльза.
Бүген Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында тарихи вакыйга - Татарстан Республикасы гражданнар авиациясе тарихында беренче тапкыр һава аланы елына 4 миллион кешегә хезмәт күрсәтү бусагасын атлады.