Беренче тапкыр һава аланы тарихында! «Казан» халыкара аэропорты 4 млн. кешегә хезмәт күрсәтте

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында тарихи вакыйга  - Татарстан Республикасы гражданнар авиациясе тарихында беренче тапкыр һава аланы елына 4 миллион кешегә хезмәт күрсәтү бусагасын атлады.

Елена Ведрова, Кировта яши, Казан - Санкт-Петербург рейсына теркәлгәндә Nordwind Airlines авиакомпаниясенең дүртенче миллион пассажиры булды. Юбилей санына туры килгән пассажирга сувенирлар, аэропортның уңайлылыгы югары булган залларда хезмәт күрсәтүгә сертификат һәм авиакомпаниядән бушлай очуга сертификат тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International