Фәрит Хәнифов Сарман авылын урап узу юлында яңа автомобиль юлын ачты

2022 елның 30 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында Сарман авылын әйләнеп узу юлында яңа автомобиль юлы хәрәкәте ачылды. Юл ачу тантанасында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм “Татнефтедор” ҖЧҖ директоры Рөстәм Гарифуллин катнаштылар.

 "Бу объект озак төзелде, шуңа да карамастан, эш сыйфатлы итеп башкарылды. Юл социаль яктан әһәмиятле маршрут булып тора, чөнки Сарман авылын читләтеп үтү өчен транзит хәрәкәт итү башкарыла. Быел Юл эшләре программасы кысаларында әлеге чыгымнарга 67 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде. Бүген без төбәк юлларының берсендә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күрәбез», - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов, юл хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәтен белдерде һәм барысын да якынлашып килүче яңа ел белән котлады.

Автомобиль юлының озынлыгы 8,3 чакрымнан артык, агымдагы елда төзелеш-монтаж эшләрен финанслауның гомуми суммасы Татарстан Республикасы бюджетыннан 290 млн сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International