Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 386 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 230 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.
Барлыгы 5 мең 500 т. ком-тоз катнашмасы; 84 т. тоз тотылган.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән аз вакытлы кар явачак. Көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба уртача җил. Температура көндез -4 градустан -9 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәтенә (843) 291-91-91номеры буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.