Гыйнвар аенда Бөгелмә - Кандр - Бөгелмә һәм Бөгелмә - Яр Чаллы - Бөгелмә шәһәрара поездлары йөри башлый

2022 елның 30 декабре, җомга

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан 9 гыйнвардан түбәндәге шәһәрара поездлары билгеләнә:

6790 номерлы Бөгелмә - Кандр поезды: Бөгелмә станциясеннән 08.01 сәгатьтә кузгала, Кандр станциясенә 12.10 сәгатьтә килеп туктый.

6791 номерлы Кандр - Бөгелмә поезды: Кандр станциясеннән 15.27 сәгатьтә китә, Бөгелмә станциясенә 15.39 сәгатьтә килеп җитә.

6792 номерлы Бөгелмә - Кандр поезды: Бөгелмә станциясеннән 17.26 сәгатьтә кузгалып Кандр станциясенә 21.35 сәгатьтә килеп җитә.

10 гыйнвардан 6793 нче номерлы Кандр-Бөгелмә поезды Кандр станциясеннән 06.59 сәг. китә, Бөгелмә станциясенә 07.11 сәгатьтә килеп җитә.

Поездлар көн саен йөри. Расписаниедә җирле вакыт күрсәтелгән.

14 гыйнвардан шимбә һәм якшәмбе көннәрендә шәһәрара поездлар түәндәгечә хәрәкәт итә:

6765/6766 номерлы Яр Чаллы - Бөгелмә поезды: Яр Чаллы станциясеннән 06.34 сәгатьтә китә, Бөгелмә станциясенә 11.23 сәгатьтә килә;

6767/6768 номерлы Бөгелмә - Яр Чаллы поезды: Бөгелмә станциясеннән 12.53 сәгатьтә кузгала, Яр Чаллы станциясенә 17.20 сәгатьтә килеп туктый.

Шулай ук 14 гыйнвардан түбәндәге шәһәрара поездларның йөрү тәртибе үзгәрәчәк:

6772 номерлы Якты Күл - Яр Чаллы поезды Якты Күлдән 04.46 сәгатьтә китеп Яр Чаллы станциясенә 06.19 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6771 номерлы Яр Чаллы - Якты Күл поезды Яр Чаллы станциясеннән 17.45 сәгатьтә кузгалып, Якты Күл станциясенә 19.21 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүматны 8 (800) 550-53-93 телефоны аша (тәүлек буе),  https://sodruzhestvoppk.ru сайтында яки "Россия тимер юллары Пассажирларга" мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International