2025 елда юл-транспорт тармагында сатып алулар өчен ЦТС биржасында 140тан артык оешма теркәлгән. Башкарылган килешүләр саны 939га җиткән, төзелгән килешүләр суммасы 9 млрд сумнан артып киткән.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов беркетелгән районга эшлекле сәфәр кылды. Шәдке авылында ул гражданнар җыенында катнашты. Чарада шулай ук Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Шәдке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров һәм башкалар катнашты.
2026 елның гыйнварында Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә 1,45 млн тонна йөк төялгән. Бу 2025 елның беренче аена караганда 8,9% ка күбрәк.
«Казан» Халыкара аэропортында Nordwind авиакомпаниясенең Бохтарга (Таҗикстан Республикасы) туры рейсларына билетлар сату ачылды. Очышлар кышкы сезонга планлаштырылган.
2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты «Елына 2-6 млн пассажир категориясендә 2025 елның иң яхшы аэропорты» номинациясендә «Россиянең һава капкасы» XII Милли премиясенә ия булды.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Мәскәүдә уза торган «Заманча технологияләр – Россия юлларына: авыр йөкле һәм (яки) эре габаритлы транспорт чараларына үлчәү габариты контроле» темасына семинарда катнаша.
2025/2026 елларның кышкы сезоны башыннан Горький тимер юлы станцияләреннән һәм перегоннарыннан махсуслаштырылган техника белән 2,6 млн кубометр кар чыгарылган.
Февраль һәм март бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлында сорау арту чорына Казан –Мәскәүгә йөрүче 205/206 һәм 285/286 номерлы ерак араларга өстәмә поездлар билгеләнгән.
2026 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә 14 км озынлыктагы 19 объект ремонтланачак, шул исәптән төбәк объектлары – 6,8 км, җирле объектлар - 7,6 км.
3 февральдә "Казан Экспо" үзәгендә концерт уңаеннан шәһәр яны поездлары билгеләнә.