Бүген «ЕАЭС – АСЕАН кысаларында партнерлык: энергетика, инфраструктура һәм сәнәгать кооперациясе өлкәсендә хезмәттәшлек» сессиясе узды. Чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Сессиядә катнашучылар Бөтендөнья икътисадының турбулентлыгы шартларында ЕАЭС – АСЕАН эшлекле хезмәттәшлегенең киләчәктә тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен кирәкле чаралар турында фикер алыштылар. Дискуссия барышында үзара хезмәттәшлек иң зур уңай икътисадый нәтиҗә китерергә сәләтле перспективалы тармакларны карадылар.
Тулырак биредә.