Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча озынлыгы 1,5 км дан артык булган 35,2 – 36,7 км участогында һәм машина йөрү өлеше киңлеге 7 метр булган «Әгерҗе – Кызыл Бор» автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде.
Булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 10 мең квадрат метрдан артык мәйданда асфальт-бетон өслегенең өске катламын урнаштыру һәм 3 мең квадрат метрдан артык мәйданда юл кырыйларын вак таш һәм асфальт-гранулятор белән ныгыту буенча эшләр башкарылды.